Kazan Digital Week форумында сәламәтлек саклау өлкәсендә цифрлы технологияләр турында фикер алышалар

2021 елның 23 сентябре, пәнҗешәмбе

Kazan Digital Week халыкара форумы бу көннәрдә Экспо Халыкара күргәзмәләр үзәгендә уза. Чараның төп тематик юнәлешләренең берсе булып сәламәтлек саклау өлкәсендә цифрлы технологияләр сайланды.

Форум мәйданчыгында сәламәтлек саклау системасы вәкилләре, медицина хезмәткәрләре, профильле уку йортларының студентлары, шулай ук цифрлы интеллектуаль технологияләр һәм алар нигезендә  инновацион продуктларны булдыручылар җыелды.

Kazan Digital Week-2021 халыкара форумы 2021 елның 21-24 сентябрендә уза. Чара цифрлы интеллектуаль технологияләрне, алар нигезендә системалар, сервислар һәм хезмәт күрсәтүне эшләүчеләр һәм кулланучыларга юнәлдерелгән. Форум катнаш (офлайн + онлайн) форматта үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International