Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында Русфонд вәкилләре белән очрашу узды

2021 елның 27 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков «Русфонд» хәйрия фонды вәкилләре белән киңәшмә уздырды. Катнашучылар «Сөяк мие донорларының Идел буе регистры» проектын үстерү турында фикер алышты.

Казанга эш сәфәре кысаларында «Русфонд»  хәйрия фондлары президенты Лев Амбиндер, «Русфонд» хәйрия фондлары генераль директоры Сергей Амбиндер, Васи Перевощиков исемендәге сөяк мие донорларының Милли регистры генераль директоры, «Русфонд. Регистр» проекты координаторы Анна Андрюшкина, Татарстан Республикасында Русфонд бюросы җитәкчесе Наталья Сперанская, КФУның Ифмибның дәвалау эше һәм практикалар базалары буенча директор урынбасары һәм КФУның өлкән фәнни хезмәткәре, сөяк миенең потенциаль донорларының тукыма тибы лабораториясе мөдире Елена Шаһимарданова килде.

Очрашу азагында Ләйлә Фазлыева Русфондка Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов Рәхмәт хатын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International