Казан психологы Татьяна Савельева Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсендә психологик тренинглар үткәрде. Биш көн дәвамында ул терапия, гинекология һәм офтальмология бүлекләре коллективлары белән очрашты. Ял көннәрендә Татьяна Владимировна медицина хезмәткәрләре өчен индивидуаль консультацияләр үткәрде.