Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында "Хроник авырулары булган пациентларны диспансер күзәтүе" темасына "түгәрәк өстәл" узды. Бу – «Бердәм Россия» партиясе Генераль советының сәламәтлек саклау буенча комиссиясенең күчмә эшче төркеме катнашында «Сәламәтлек саклау» милли проектының максатларына ирешүдә өстенлекле юнәлеш. Киңәшмәне Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Абашев Әлмир Рәшид улы үткәрде.