Капиталь ремонт Яр Чаллыдагы Сугыш ветераннары өчен госпиталь поликлиникасында бара. Ул «Сәламәтлек саклау» милли проектының Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү региональ программасын тормышка ашыру кысаларында уза.
Ремонт эшләре кысаларында поликлиниканың керү төркеме җылытылачак, тәрәзәләр алыштырылачак, подвалда системаның тузган магистраль торбалары алыштырылачак.
Хәзерге вакытта поликлиниканың беренче катында дәвалау кабинетларының файдалы мәйданын арттыру максатыннан биналарның архитектура-планлаштыру карарларын үзгәрту бара. Нәтиҗәдә, диспансерлаштыру һәм профилактик тикшерүләр узу өчен яңа, уңайлы һәм заманча зона булдырылачак. Подвал катындагы поликлиниканың клининг хезмәте биналарын оештыру тәмамлануга якынлаша.
Шулай ук поликлиникада яңа һәм заманча тышкы һәм эчке навигация урнаштырылачак.