Әниләр мәктәбе бу тәҗрибәле белгечләр белән берлектә балаларны карауда һәм тәрбияләүдә сорауларга җавап табуда яшь әниләр өчен уникаль мөмкинлек.
Дәресләр Яшел Үзән районының баш педиатры Динә Жукова җитәкчелегендә 1нче шәһәр балалар поликлиникасында узачак.
- Табиб педиатрлар һәм неонатологлар яшь әниләрне өйрәтәчәк. Ашату, имезү,вакцинация, дөрес гадәтләр турында сөйләшербез. Без «Акыллы әниләр клубы» булдырырга телибез, - дип сөйли Динә Марат кызы.
Оештыручылар телеграмм-чат булдырырга ниятли, чатта яшь әниләр белгечләргә үз сорауларын бирә һәм фикер алыша алачак. Дәресләр чәршәмбе көнне узачак.