Мурашко Татарстанда онкология белән авыручыларны күзәтү өчен яңа технологияне тәкъдим итте

2020 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

ТР Министрлар Кабинетында "Онкология" профиле буенча вертикаль интеграцияләнгән медицина мәгълүмат системасын гамәлгә кертү турында һәм дару препаратларын маркировкалау системасы буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Утырыш эшендә дистанцион режимда Россия Федерациясенең барлык субъектлары катнашты.

"Бүген без Россия Федерациясенең барлык төбәкләре белән видеоселектор киңәшмә уздырабыз һәм онкологик пациентлар өчен яңа мәгълүмат системасын тәкъдим итәчәкбез. Бу вертикаль интеграцияләнгән система, ул пациентларны дәвалаганда координатор функцияләрен үтәргә тиеш", - дип билгеләп үтте киңәшмә алдыннан РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко.

Шулай ук киңәшмәдә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгечләре-онкологлары А.Д. Каприн һәм И. С. Стилиди, Перспектив технологияләр үсеше үзәгенең фармацевтика юнәлеше җитәкчесе С. И. Холкин һәм Росздравнадзор җитәкчесе А. В. Самойлова чыгышлары булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International