Онколог-табиб Борис Константинович Дружков вафат

2020 елның 28 октябре, чәршәмбе

28 октябрьдә Казанда 84 яшендә танылган онколог-табиб, республикада химиотерапиягә, эндоскопиягә һәм маммологиягә нигез салучы Борис Дружков озак авырудан соң вафат булган.

Борис Дружков — Алабуга районында туган. Аның әтисе участок хастаханәсенең баш табибы һәм хирург, әнисе — операция шәфкать туташы була.

1968-1996 елларда Борис Константинович Дружков Казан ГИДУВының хирургия һәм онкология кафедрасында һәм Республика онкология диспансерында эшли. 1996 елда Республика клиник онкология диспансеры базасында бюджеттан тыш «Маммология үзәге» оештырыла. Аннары шундый ук үзәк Казан шәһәренең 13нче шәһәр хастаханәсе базасында оеша, ләкин беренчесеннән аермалы буларак, биредә ул шулай ук хирургия дәвалавы да була. Борис Константинович Дружков анда 1996 елдан 2009 елга кадәр җитәкче, ә 2010 елдан башлап сугышлар ветераннары госпиталенең онколог – маммологы булып эшли. «Халык табибы» үз гомеренең соңгы көннәренә кадәр эшләгән.

Борис Дружков медицинада 60 ел чамасы хезмәт иткән, 5 меңнән артык операция ясаган. «СССР уйлап табучысы», «Казанның мең еллыгы» медальләре белән бүләкләнгән. Ул СССРның атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре.

Мәрхүмне соңгы юлга 30 октябрьдә Себер трактында Республика клиник онкодиспансеры янында була. Чара 08.15 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International