Казанның 18нче хастаханә балалар стационары COVID-19дан соң реабилитацияне башлады

2020 елның 24 ноябре, сишәмбе

Казан шәһәренең 18нче номерлы Үзәк шәһәр клиник хастаханәсенең балалар стационары коронавирус инфекциясеннән соң балаларны реабилитацияләү программасын башлап җибәрде. Тернәкләндерү чаралары көндезге стационар шартларында Пульмонология бүлеге базасында үткәрелә.

Төрле белгеч табиблары реабилитацияне үткәрә. Физиотерапевт комплекслы аппарат дәвалау схемасын (электрофорез, магнитотерапия, УВЧ-терапия), шулай ук күчерелгән чирдән соң пациент организмының функциональ мөмкинлекләрен билгели. Табиб-пульмонолог медикаментоз терапия билгели. Табиб-педиатр сулышны тикшерә. Моннан тыш, дәвалау физкультурасы, шулай ук интенсив массаж үткәрелә.

Исегезгә төшерәбез, коронавирус йогышы вируслы пневмония үсешен китереп чыгара ала, үпкә тукымасы һәм эритроцитлар зарар күрә. Шуның аркасында организмга кислород килү кими һәм башка органнар һәм тукымалар: бөерләр, бавыр, баш мие, йөрәк зарарлана.

Пневмония кичергәннән соң организмны торгызу берничә ай дәвамында комплекслы терапия таләп итә. Реабилитация медикаментоз дәвалау башлануның беренче 2-3 атнасында башлана. Ул көндезге стационар шартларында табиблар киңәшләрен катгый үтәгәндә уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International