2014 елның 17 июлендә Казанга эш визиты белән Карелия Республикасы башлыгы Александр Худилайнен җитәкчелегендә Карелия Республикасы делегациясе килде. Килү чикләрендә Карелия башлыгы берничә объектка, шул санда 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенә – Ашыгыч медицина үзәгенә, килеп китте. ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин озатуында ул дәвалау оешмасының эше белән танышты.
«Сәламәт булыгыз!» программасының чираттагы чыгарылышын 19 июльдә 10сәг.45мин. «Россия 1 Татарстан» телеканалында карагыз.
Донор булыр өчен нәрсә белергә кирәк, республика кан үзәге эшенең үзенчәлекләре, донор канының куркынычсызлыгы турында – программаның махсус сюжеты. Анемия һәм башка кан авырулары турында нәрсәне белү мөһим? Кан авыруларының профилактикасы нигә мөмкин түгел? Һәм гадәти салкын тию яисә бүтән авыру астында беленми калучы кан авыруын ничек билгеләргә?
Бу һәм башка мәсьәләләр турында «Россия 1 Татарстан» телеканалында 19 июльдә 10сәг.45мин. «Сәламәт булыгыз!» программасында.